Чубар-Абдул авыл китапханәсенең тарихы һәм эшчәнлеге
Чубар-Абдул авыл китапханәсенең тарихы һәм эшчәнлеге.
Чубар-Абдул авылында беренче китап уку йорты 1950 елда ачыла. Китапханәче булып Сарман районы Атлас авылыннан Алабуга шәһәрендә китапханә техникумы бетергән Әхәтова Суфия апа килә. Ул ярты еллап эшләгәч, аның урынына Тымытык кызы Шәрипова Лена апа килеп эшли башлый. Ул Чубар-Абдул авылында 1955 елның июленә кадәр эшли. Аннан соң Казан кызы Сафиуллина Сәкинә апа эшләп ала. 1955 елда Газизова Рәзинә апа китапханәне кабул итеп ала. Китапханә алты почмаклы агач өйгә урнашкан була. 1963 елда хәзерге клуб бинасы төзелеп беткәч, шунда күчә. Шул китапханәдә, 1980 елда лаеклы ялга чыкканчы, Рәзинә апа үзенең тырыш хезмәтен куя. 1980 елда Рәзинә ападан китапханәне Фаттахова Зилә кабул итеп ала. 1981 елның 1 августыннан китапханә мөдире булып мин, Гимаева (Галиуллина) Миләүшә Фаиз кызы , эшлим. Китапханә клуб, мәктәп, авыл халкы белән тыгыз элемтәдә яши. Ел дәвамында китапханәдә тематик кичәләр,әдәби дәресләр,шигырь бәйрәмнәре, яңа китап премьералары, библиографик сәгатьләр, үзебезнең туган төбәктә туып-үскән, хәзерге вакытта иҗат итүче якташларыбыз белән очрашулар уздырыла. Әдәби вакыйгаларга, күренекле даталарга, бәйрәмнәргә багышланган китап күргәзмәләре һәрвакыт яңартылып торыла. Хәзерге вакытта китап фонды 7500 данә тәшкил итә, шуның 4461 - татар телендәге әдәбият. Китапханә 24 исем-дә газета-журнал яздырып ала. Бүгенге көндә 435 китап укучысы бар. Китапханәнең мәйданы 65,9кв.м. Китапханәгә 2 компьютер урнаштырылган, алар Интернет челтәренә тоташтырылган. Укучыларга Интернеттан файдалану өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Китапханәдә АБИС РУСЛАН программасы нигезендә, бердәм республикакүләм электрон каталогка кертелгән китап-ларны, әдәби язмаларны ЕЧБ кулланып, төрле китапханәләр аша уку мөмкинлеге дә бар.