Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

Үз җиремдә -үз җырым

1нче ноябрь көнне Чубар Абдул авылы китапханәсендә “Маяк” газетасы журналистлары һәм аның каршында эшләп килүче “Гөлстан” әдәбия берләшмәсе шагыйрәләре белән әдәби очрашу узды. Газетаның баш мөхәррире Ф.Шәйхулов редакция эшчәнлеге, матбугатка язылу хакында сөйләп үтте.

         Татар теле укытучысы Р.Вәдыйгуллина минем белән бергә кичәне алып барырга булышты. Якташларыбыз, яраткан шагыйрәләребез Р.Шәрипова  һәм И.Сәлахова үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Китап укучы балалар кичәдә матур итеп шагыйрәләрнең әсәрләрен яттан укыдылар. Авылның мөхтәрәм ак әбисе Зөлхәбирә Миннегалиева да үзе язган шигырьләрен укыды.

Уку залында “Үз җиремдә-үз җырым” дигән китап күргәзмәсе һәм  китап укучыларның кул эшләреннән бик матур күргәзмә дә оештырылды.