"Харис Якупов- бөек рәссам"
Харис Якупов - күренекле рәссам. Бүгенге дәресебезнең максаты аның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеген яктырту иде. Рәссамның иҗат ителгән картиналары белән китапханәдә булган китаплардан карап таныштык, интернеттан “Рәссам –фронтавик Харис Якупов” - презентациясен карадык. Харис Якупов – портрет остасы. Ул ясаган Г.Тукай, А.Пешков, Ш.Камал портретларын шулай ук интернеттан карап, аның иҗатына тагын бер кат сокландык, горурландык.