Китаплар патшалыгында кунакта
Китаплар патшалыгында кунакта.
5 сентябрь көнне китапханәдә “Китаплар патшалыгында кунакта” дип аталган әдәби иртә үтте.Китапханәгә 1нче класс укучылары кунак булып килделәр. Укучыларны китапханәгә яңа кайткан китаплардан төзелгән “ Китаплар яңгыры- балалар шатлыгы” күргәзмәсе белән таныштырдым, яңа әсәрләргә күзәтү ясадым. Бергәләп шул әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укыдык. Укучылар үзләренең яраткан шигырьләреняттан сөйләделәр, яраткан әкият геройлары белән бер- берсен таныштырдылар. Әдәби иртә бик кызыклы узды, яңа китаплар укучыларның күңелләрендә дә урын алгандыр дип ышанам.