Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Табигатьтән шифа алып”

Өлкән яшьтәге  китап укучылар һәм балалар өчен 19нчы август көнне китапханәдә “Табигатьтән шифа алып” дип аталган экологик дәрес уздырылды.  Дәрестә катнашучылар  шул ук исемдәге китаплар күргәзмәсе белән дә таныштылар. Экологик сәгатьтә  дару  үләннәрнең файдасы, аларны дөрес куллану турында “Урман аптекасы”, “Шифалы үләннәр”, “Дару кабарга ашыкма” дип аталган китапларны укып белдек.

Безнең туган якларыбызда үсүче, гади гына булган үләннәр дә бик файдалы икән, тик аларны вакытында җыеп, киптереп, дөрес итеп куллана белергә өйрәнергә кирәк  дигән фикергә килдек. Экологик сәгать файдалы киңәшләргә бай булды.