"Волонтерлар слёты"


25 нче март көнне "Тау" яшьләр үзәгендә волонтерлар слеты булып узды. Волонтерларны район башлыгы урынбасары Айдар Халиуллин, район ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова, хәрби хәрәкәт ветераннары җәмгыяте рәисе Ильсур Идиятов, Яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Миләүшә Мингазова сәламләп, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм күрсәтүдә аеруча зур эшчәнлек алып барган өлкән буын кешеләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Муниципаль волонтерлык үзәге җитәкчесе Лилия Басыйрова Социаль проектлар өчен "Мывместе" Халыкара премиянең 6нчы сезоны ачылуга карата әзерләнгән презентация белән чыгыш ясады һәм волонтерларны премиядә катнашырга өндәде. Слетта сәнгать мәктәбе укучыларының матур җырлары, Балалар иҗат үзәгендә шогыльләнүче, Фирүзә Кадермаева җитәкчелегендәге 'Мирас" төркеме балаларының күңелле биюләре чараның бизәге булды. Күптән түгел генә эшли башласак та, Чалпы авылы "Шәфкать" волонтерларыннан да бер төркем делегация катнаштык һәм Яшьләр эшләре идарәсенең "Рәхмәт хат" ына лаек булдык. Үз теләкләре белән җаваплы да саваплы да булган эшкә алынган олы йөрәкле кешеләргә хөрмәт йөзеннән волонтерлар слеты оештырган район волонтерлар оешмасы җитәкчесе Лилия Басыйровага һәм Яшьләр үзәге җитәкчеләренә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез!