Обзор книги "Егет без"



Бүген Чалпы урта мәктәбендә шагыйрь, волонтер, махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм җыеп илтеп бирүне оештыручы Рүзәл Минһаҗев белән патриотик рухта җылы очрашу булды. Шагыйрь Рүзәл Минһаҗевның ике шигырьләр китабы дөнья күрә, "Егет без" дип исемләнгән яңа китабы белән таныштык, үзе укуында беренче язган шигырьләрен тыңладык. Волонтер буларак МХО зонасына баргач күргәннәре турында сөйләгәндә күңелләр тулып, күзләр яшьләнде. 2мең ярым километр юл баргач күргәннәре, күңел кичерешләре турында ул: "Бернәрсә дә билгеле түгел, хәбәргә керә алмыйбыз. Бар да Аллаһы Тәгалә кулында. Ашыгырга кирәк булса, ашыктыра. Егетләр блиндажда яши. 10 минут кына күрешеп калган вакытлар да булды. Килеп җиткәч, ишекләрне ачып җибәрәбез. Алда 50 егет басып тора. Аларның күзләрендәге шатлыкны белсәгез иде. Бер килеп кочаклашу, күрешү дә кадерле. Анда бит чын тормыш, чын кешеләр. Алар үзләренең тормышын сөйли. Балалардан килгән хатларны уку солдатлар өчен олы куаныч, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп язган сүзләр зур көчкә ия. Иң авыры егетләр белән хушлашу. Аларның күзләрендәге моң, сагышны сүз белән генэ аңлатып булмый... Әби-бабайлар: 'Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, сугышлар булмасын', -диләр иде. "Катлаулы вакытлар безнең буынга да эләкте. Тыныч тормышның кадерен белик", -диде ул. "Игелеккә бер адым" төркемен ачып җибәргән Рүзәл Минһаҗев Мөслим районы Метрәй авылында махсус хэрби операция зонасын чагылдырган хәрби часть егетләренә багышлап блиндаж ясауны оештыруын, аны төзүдә яшьләрнең, мәктәп укучыларының ярдәм итүен горурланып сөйләде. Сез дә килеп күрегез, -диде ул, укучыларны чакырып. Шигырьләрен укып ирештергән укучыларга Рүзәл Минһаҗев рәхмәтләрен белдерде, "Әтиемә" шигырен укыганда үзенең дә күзләре яшьләнде.