"Горурлыгыбыз - Таҗетдин Ялчыгол"





Халыкка белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт иткән шәхесләребез шактый. Алар арасында исеме, эшчәнлеге күпләргә мәгълүм булган Таҗетдин Ялчыгол да үзенә лаеклы урынны алып тора. Һәм аның Азнакай районы Чалпы авылында тууы без – якташлары өчен аеруча горурлык. Бүген, Чалпы авыл китапханәсендә, авылдашыбыз, мәгьрифәтче, табиб, язучы Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә район вәкиле, Үзәк китапханә җитәкчеләре, мәртәбәле кунаклар, нәсел дәвамчылары, авылыбыз имамы, төбәкчеләр, укытучылар, укучылар катнашты. Конференция барышында Таҗетдин Ялчыголның татар халкы тормышында әһәмиятле роле, аның фәнни хезмәтләрендә тәрбия темасына карата чыгышлар тыңланды. Докладлар белән танылган журналист, ТР атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Ясир Хөснетдинов, Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчысы Рәзилә Таҗетдинова, төбәкчеләребез, мәгариф ветераннары Рәмзия Хәйруллина, Рүзилә Шәйхулова, укытучылар Энҗе Зәкиева, Рәмилә Рәкыйпова, 8нче сыйныф укучысы Нурия Сәйфуллина, Бөгелмә кунаклары ЭМЦ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, авылдашыбыз Наил Шарипов, Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды рәисе Алсу Мөхәммәтдиновна, Зәй, Мамадыш, Түбән Кама районыннан килгән төбәкчеләр чыгыш ясадылар. Чарада катнашучылар конференция эшенә югары бәя бирделәр, киләчәктә дә бу юнәлештә эшне дәвам итәргә һәм "Ялчыгол эзләре буйлап" дигән туризм оештырырга тәкьдим керттеләр.