“Таш уала, хәтер кала"





Быел күренекле җәмәгать эшлеклесе, милли азатлык көрәшчесе, танылган тарихчы, мәгърифәтче, язучы, шәхес культы корбаны һади Атласиның тууына 150 ел тула. Шул уңайдан бүген, Бөгелмә мәдәният үзәгендә, Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды оештырган “Таш уала, хәтер кала" дигән хәтер кичәсе үтте. Һади Атласи гасыр башында милләтне уятучыларның берсе, дип әйтергә була, чөнки милли тарих, ялкынлы публицистика, алдынгы мәгърифәтнең башында ул тора, бу хакта Һади Атласиның гамәлләре һәм язмалары сөйли. Ул – мәдрәсә белеме алган дин әһеле дә, яңача фәнни мәктәпләр ачучы мөгаллим дә, милләт тарихының иң борынгы төпкелләренә төшеп җитә алган тарихчы да, 1907 елда Россия Дәүләт думасы депутаты, шулшул ук вакытта «Иттифак» мөселман партиясенең үзәк комитет әгъзасы һәм Милли Мәҗлес депутаты да... Гомерен әле патша заманында ук гап-гади татар авылында – Чүпрәле төбәгендә башлаган, Буа-Ырынбурларда дини гыйлем алган, Әлмәт-Бөгелмә-Казан калаларында мәчет-мәктәпләрдә эшләгән, милләт өчен дүрт тапкыр төрмәдә утырган һәм 1938 елның 15 февралендә «халык дошманы» дип атып үтерелгән бөек шәхес, милли каһарман, изге җан ул –Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласи! Әйе, аларны, тугыз татарны, «бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләгәннәр» дип, Казан шәһәрендә атып үтерәләр. Ягъни алар, имеш, СССРны җимереп, шуның нигезендә буржуаз-демократик төрки-татар дәүләте төзергә уйлаганнар, моның өчен «контрреволюцион милли шпионлык оешмасы төзегәннәр һәм совет властена каршы баш күтәрергә җыенганнар», дип гаепләнгәннәр һәм хөкем ителгәннәр. Менә алар, динебез, телебез, бәйсез дәүләтебез өчен шәһит киткән каһарман татарлар: Һади Атласи (тарихчы) – 1876–1938; Гани Алтынбаев (укытучы) – 1902–1938; Касыйм Исхаков (имам) – 1890–1938; Фазыл Туйкин (язучы) – 1887–1938; Кәбир Туйкин (укытучы) – 1878–1938; Сабир Уразманов (укытучы) – 1892–1938; Барый Фаттахов (имам) – 1875–1938; Зәкәрия Фаттахов (хезмәткәр) – 1910–1938; Рәшит Яруллин (имам) – 1880–1938. Милләтнең иң асыл ир-егетләре, иманлы мөселманнар, акыл ияләре, нахакка гаепләнеп, фаҗигале рәвештә гомерләре өзелгән золым корбаннары... Һади Атласи – ахырга хәтле татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, гомере буе төрки халыкларны берләштереп, бер бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән, шуңа омтылган, шушы уй-гамәлләре өчен гомере белән түләгән соңгы туранчы ул... Ул гомер буе гыйлем һәм гыйбрәт алган, эзләнгән, милләтнең асыл тамырларын барлаган, белгәнен һәм мөгаллим, һәм язучы, һәм тарихчы буларак башкалар белән дә уртаклашкан татар зыялысы... 1911-1914 елларда бер-бер артлы аның "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөембикә" исемле тарихи әсәрләре басылып чыга.