"Батыр үлә, үлмәс ат алып"





Бөек шагыйрь Муса Жәлилгә 15 нче февральдә-120ел! Шул уңайдан, бүген, 2026 ел- Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы рухында, Чалпы авыл китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары һәм "Ак калфак" оешмасы әгъзалары белән "Батыр үлә, үлмәс ат алып" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Муса Җәлилнең батырлык үрнәге булган тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар, сәнгатьле итеп укучылар татар һәм рус телләрендә шигырьләрен яттан сөйләделәр, кычкырып укыдылар, викторина сорауларына жавап бирделәр, "Ромашка' уенында катнаштылар. Каһарман шагыйрьнең иҗатына багышланган "Яшәсәгез мин дә яшәрмен" исеме астында китап күргәзмәсе тәкьдим ителде.