"Шигырьләрдә калам.."





Бүген Чалпы авыл китапханәсендә якташыбыз, шагыйрь Гыйләҗев Илдус Сабир улының 80 еллыгына багышланган "Шигырьләрдә калам. . . " дип исемләнгән искә алу кичәсе үтте. Кичәдә авылдашлар, Чалпы урта мәктәбенең 9-10 сыйныф укучылары, укытучылары Сабирова Энҗе Фаиз кызы катнашты. Ветеран укытучы Рәмзия Хәйруллина шагыйрьнең иҗатына хөрмәтен тирән эчтәлекле чыгышында чагылдырды, Альбина Шәйдуллина, Роза Галиуллина, башлангыч сыйныф укытучысы Җәүһәрия Идиятова, ветераннар Советы җитәкчесе Роза Гаффарова, Илдус аганың "Коммунизмга" колхозы рәисе булып эш эшләгән чорларын якты хатирәләр белән искә алдылар, шигырьләрен укыдылар. Үз милләте, туган теле, авыл язмышы өчен җан атып яшәүче шагыйрь, авыллар үсешенә зур өлеш керткән җир хуҗасы Илдус Гыйләҗевне искә алу кичәсе күңелләрдә җылы хисләр калдырды.