"Рәхмәт хаты"

ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институтында Ватанны саклаучылар елы һәм "Татарлар Ватанны саклауда" дәүләт программасын гамәлгә ашыру юнәлешендә (25.04.2025) "Татар нәселләре Ватанга хезмәт итүдә" һәм (11.09.2025) "Татарлар Россия империясенең регуляр булмаган гаскәр төркемендә" дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни конференцияләре узды. Конференциядә китапханәче Рәсимә Шәйхулова да катнашты һәм Чалпы авылына нигез салган "Нугайбәкләр нәселенең Ватан алдындагы хезмәтләре", "Нугайбәковлар-кантон башлыклары" дип исемләнгән темаларга доклад белән чыгыш ясады.