Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

"Әниемнең җылы кочагы "

Бүген, 28 ноябрь көнне Чалпы авыл китапханәсендә "Әниемнең җылы кочагы "-дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
Авылның иң хөрмәтле, актив апалары-бәйрәмнең кунаклары!
Чакырылган кунаклар hәммәсе дә, әниләре белән булган якты, жылы хатирәләрне күз яшьләре аша искә алдылар, фотосурәтләр, гаилә альбомнарын алып килгәннәр.
Әниләрнең язмышы-үзе бер тарих!
Авыр вакытларда сынмыйча, сыгылмыйча күп бала үстергәннәр, олы тормыш юлына чыгарганнар...
Кичәнең икенче өлеше чәй өстәле артында, Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән дәвам итте.