Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

"Могҗизалы әкиятләр"

"Татар балалар китабы атналыгы". Бүген Чалпы авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Могҗизалы әкиятләр" исеме астында әкиятләр буенча викторина үтте. Викторинаның беренче туры "Кайсы әкияттән?", дип аталды. Укылган өзек буенча әкиятне белергә кирәк иде. Икенче туры "Кем тизрәк?", дип атала. Әкиятләр буенча сорауларга кем тизрәк җавап бирә. Өченче тур "Әкият геройларының исемнәрен беләсезме?" дип аталды. Викторина уены, укучылар игътибарына тәкьдим ителгән могҗизалы әкиятләр китаплары нигезендә уздырылды. Сорауларга төгәл һәм дөрес җаваплар биргән 3нче сыйныф укучысы Сәйфетдинова Таңчулпан иң тапкыр - уенның җиңүчесе булды.