#ТатарчаДиктант2025


Бүген, 14 ноябрь көнне, Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә башланып киткән Дөньякүләм "Татарча диктант" акциясенә Чалпы авыл китапханәсе дә кушылды. Диктант күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның "Кабуснамәдән хикәятләр" әсәренә нигезләнеп язылды. Татар теленә хөрмәт йөзеннән оештырылган акцияне оештыруда ярдәм итүче һәм лектор китапханәче Рәсимә Шәйхулова Мөхәммәтхавис кызы булды. Диктант язуда катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Катнашты 16 кеше.