#СәлахШәрипов

Бүген, 10 октябрь көнне Чалпы авыл мәдәният йорты диварына, авылдашыбыз-язучы, авыллар тарихы, күпсанлы китаплар, 4 томлык сайланма әсәрләр авторы Сәлах Шәриповның якты истәлегенә мәрмәр такта ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада район ветераннар Советы рәисе Миләүшә Миргазиян кызы, танылган журналист, Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Ясир Фәрваз улы, "Бердәм Россия" партиясенең Бөгелмә җирлеге бүлеге башкарма комитеты рәисе, авылдашыбыз Әнвәр Әхмәдиев, Бөгелмә татар халык театры режиссеры, милли татар үзәге, "Моңсар" әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Флера Әхмәтвәли кызы, Бөгелмә Һади Атласи фонды рәисе Алсу Ханнан кызы, "Бөгелмә авазы" газетасы баш редакторы Руслан Сирин улы, авыл җирлеге башлыгы Альянус Мияссәр улы, Чалпы авылы ветераннар Советы рәисе Роза Гаффарова, улы Наил гаиләсе белән, туганнары, якыннары, авылдашлары катнашты. Тантанадан соң, мөхтәрәм кунаклар катнашында, сөйләүләр, җыр-моң белән аралашкан, "Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары" дип исемләнгән Сәлах Шәриповны искә алу кичәсе дәвам итте.