"Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте"



Бүген, Зәй районында, Чалпы авылында туган, Зәй районы авылларында яшәгән, балалар укыткан, руханилык вазифаларын башкарган, табиблык белән шогыльләнгән Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә, аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте", - дип исемләнгән фәнни- гамәли конференция узды. Шушы мөһим чарада Казан дәүләт федераль университеты профессоры, академик, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе иясе Вахит Имамов, Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе иясе Рабит Батулла
Татарстанның халык шагыйре,
Тукай премиясе иясе Рәдиф Гаташ, Чалпы
авыл китапханәчесе Рәсимә Шәйхулова чыгыш ясадылар.