Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#АвылЯши-ДеревняЖивет

18 июль көнне Чалпы авыл китапханәсендә “Авыл Яши - Деревня живет ” проектына нигезләнеп, яшьләрне авыл тормышына тарту, табыш китерә торган һөнәрләр барлыгын күрсәтү максатыннан, гомерен умартачы һөнәренә багышлаган, 15 ел 'Коммунизмга" күмәк хуҗалыгында умартачы булып эшләгән, бүгенге көндә үз хуҗалыгында әлеге тармак буенча шогыльләнәнүче Руслан Шаһиев белән очрашу узды. "Авыл Яши" проекты Татарстан Республикасында авыл халкына эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә мәгълүмат бирү һәм өйрәтү, авыл тормышын популярлаштыру һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне тарату максатында гамәлгә ашырыла. Чара барышында умартачы Русланга, катнашучылар тарафыннан сораулар бик күп булды. Алар тәҗрибәле умартачының төгәл, ачык җавапларыннан, бал алуның бар нечкәлекләрен белергә, күңелеңе биреп, аңардан ямь-тәм табып эшләргә икәнен төшенделәр. Шулай ук, катнашучылар игьтибарына, "Умартачылык-табышлы хезмәт" дип аталган китап күргәзмәсе тәкьдим ителде. Мондый алым үсеп килүче буынны үз идеяләрен һәм үз туган җирендә проектларны тормышка ашыруга рухландыра һәм ышаныч тудыра ала.