"Авыл җирлеге башлыклары катнашында район семинары"

24 нче июнь көнне район башлыгы урынбасары Галиева Роза Алмаз кызы җитәкчелегендә җирлек башлыклары Чалпы авылында тәҗрибә уртаклашты. Анда катнашучылар авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә эшчәнлеге белән танышты. Кунакларны Мәдәният йортында Фәнзирә Кәлимуллина җитәкчелегендәге "Ихлас" ансамбле, татар милли киемнәрендә җыр белән сәламләп каршы алды. Аннан соң алар китапханәгә уздылар. Китапханә эшчәнлегенең төп юнәлеше-туган якны өйрәнү. Мисал өчен Чал гасырлы, данлы, шанлы авылыбызның тарихы барланып "Күтәрик хәтер пәрдәләрен" дип исемләнгән китап язылып чыкты. Аның күренекле, алдынгы хезмәт сөйгән кешеләренә багышлап стенд-банерлар ясалды, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугышта һәлак булган яугирләребезгә "Хәтер яши-хәтер мәңгелек", сугыштан исән кайткан авылдашларыбызның фотолары җыйналып "Алар илгә Җиңү алып кайтты" дигән стендлар эшләнеп диварларга эленде, "Авылым кешеләре матбугат битләрендә", "Җир кешесе", "Җир улы', "Хезмәте барның-хөрмәте бар", "Һәрвакыт йөрәктә", "Мин бабам белән горуланам" һәм башка бик күп альбом -папкаларга кадерле ядкарьләр бөртекләп тупланды һәм туплана бара. Үткән белән бүгенгене тоташтырып торучы Хәтер почмагына куелган XIX гасырны хәтерләткән экспонатларны һәм башка эшләребезне семинарда катнашучылар кызыксынып карадылар, сораулар бирделәр. Кунаклар Мәдәният йортының икенче катына кутәрелделәр, фойеда оештырылган, оста куллы авылдашларыбызның иҗат күргәзмәсендәге гаҗәеп матур һәм соклангыч эшләре белән Ветераннар Советы җитәкчесе Роза Гаффарова таныштырды. Роза Алмазовна семинарга әзерлекнең тиешле югарылыкта булуына рәхмәт әйтеп, авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә эшчәнлегенә зур бәя бирде.