"Без Татарстанны беләбезме?"



2 июньнән башланып киткән "Кояшкай" мәктәп яны лагерында ял итүче балалар, бүген, китапханәдә "Без Татарстанны беләбезме?" дип исемләнгән мавыктыргыч чарада катнаштылар. "Ватаным Татарстан", "Мавыктыргыч Татарстан" китапларына күзәтү ясалды, тәкьдим ителгән "Ялкын", "Сабантуй", "Салават күпере" журналларыннан кызыклы биремнәр чиштеләр, викторина сорауларына жавап бирделәр. Чара барышында балалар кызыксыну, активлык күрсәттеләр. Сорауларга төгәл һәм дөрес итеп җавап биргән укучылар Динмухаметов Ильяска, Газизуллин Айдарга, Сәйфетдинова Таңсылуга бүләк итеп китаплар бирелде. Соңыннан һәр укучы журналларны сайлап, өйгә укырга алды.