Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

"Гаилә ул-җылы учак"

15 май-Гаилә көне уңаеннан китапханәдә авылыбызның иң күркәм гаиләләрнең берсе булган, 48 ел бергә иңне- иңгә куеп, күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы үткән Әсгать һәм Розалия Гарифуллиннар кунакта булдылар. Алар 'Гаилә һәм мәктәп", "Гаилә учагы" журналлары белән таныштылар. "Гаилә ул-җылы учак" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкьдим ителде. Өйдә гаилә белән бергәләп укыр өчен китап, журналлар алдылар. Бу тырыш, тату гаиләгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар кадер хөрмәтендә тигез гомер итүләрен телибез.