"Татарские династии на службе Отечеству"



25 апрель көнне Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институтында "Татарские династии на службе Отечеству" дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни конференциясендә "Нугайбәкләр нәселенең Ватан алдындагы хезмәтләре" дигән темага доклад белән чыгыш ясарга туры килде. Докладта Чалпы авылына нигез салган Хәсән, аның улы - Тымытык волосты старшинасы, Пугачев явы полковнигы булып танылган Нугайбәк Хәсәнов, Чалпы авылында туган кантон начальниклары, ахуннар, старшиналар, указлы муллалар булган улларының буыннары1805 ел Россия белән Франция сугышында, 1812 елда Ватан сугышында, 1914 елда беренче Бөтендонья сугышында, 1917 елгы революция, Гражданнар сугышы, илдә Совет власте урнаштыруда, Бөек Ватан сугышында катнашып, югары дәрәҗәләргә ирешкән, илдә танылу алган, үз чорларының лаеклы уллары турында сөйләнде.
Институт китапханәсенә 'Күтәрик хәтер пәрдәләрен" дип аталган Чалпы авыл тарихы һәм авылдашыбыз М. Альбинаның "Чалпы тарихында - нәселебез эзе" исемле китаплары бүләк ителде.