Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

“Гүзәл иҗат дөньясы“

Чалпы авыл китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Гүзәл иҗат дөньясы“ дигән шигърият сәгате узды. Чара барышында, китап укучы  өлкәннәребез белән бергәләп,   яратып укыла торган Ф. Яруллин, Ф. Тарханова, Ә. Атнабаев, И.Гыйләҗев, Р. Фәйзуллин,  авылдашыбыз А. Мортазиналарның шигырьләрен укыдык.  Иҗатка гашыйк каләм тибрәтүчебез  Рәмзия Хәйруллина Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап язган үзенең шигырьләрен яңгыратты.  Кичә өчен "Ач, шигьрият, серләреңне... " исемендә китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә урын алган китаплардан китап сөючеләребезгә шигырьләр  тәкьдим ителде.