Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

"Әфган сугышы кайтавазы"

Чалпы авыл китапханәсендә "Әфган сугышы кайтавазы" дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Чарада ветераннар советы, элеге тарихи вакыйгага битараф булмаган авылдашлар катнашты. Әфган сугышы 9 ел, 1ай, 19 көн дәвам итә. 9 мең ярымнан артык якташларыбыз әлеге хәтәр бәрелешне кичте. Безнең авыл җирлегенннән Әфган сугышында 10 егетебез катнаша. Очрашуга сугыш кичергән, ул мәхшәрне үз күзләре белән күргән әфганчы ир-егетләребезне чакырдык. Бу көнне, иң элек, Әфган сугышында гына тугел, яу кырларында шәһит киткән авылдашларны искә алып, алар рухына багышлап авылыбыз имамы Зөфәр хәзрәт дога укыды.Чарада катнашучылар Совет гаскәрләренең ни сәбәпле Әфганистанга керүләре, Миргазиян Динмухаметовның Әфган һәм Чечен сугышында катнашкан егетләребезгә багышланган "Хәрби антка тугрылык" китабында урын алган Әфганчы егетләребезнең хәрби батырлыгы һәм тыныч тормышта көн күрешләре, гаилә хәлләре белән таныштылар. Миргазиян Габдулла улы еллар узгач, кабат еракта калган Эфган тауларында, анда мәңгелеккә югалткан иптәшләренең рухларын яд итеп, тагын бер кат яшьлек эзләре калган сукмаклар буйлап йөреп кайта. Анда күргәннәрнең истәлеге булып калган фото, видеолар күрсәтелде.Тау-кыялар арасында сугышның дәхшәтен, газапларын үз җилкәләрендә татыган, ниндидер могҗиза белән бу сугыштан исән кайткан ир-егетләребез күргәннәре турыда ачылып сөйләргә яратмый. Чарада катнашучыларның кызыксындырган сорауларына җаваплары да хәрбиләрчә кыска булса да, уйландыра. Сугыштан исән-сау кайтсалар да, дары исе сенгән яшьлекләре, ул көннәр тормышларында иң кадерле, иң истәлекле хатирәләр булып калырлар.