Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#Тынычлыкөчен

Чалпы авыл китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашкан Зарипов Рафаэль Ринат улы белән жылы очрашу узды. Очрашуда Чалпы урта мәктәбенең тарих укытучысы Рәмилә Ракипова җитәкчелегендә 8 сыйныф укучылары, ветераннар советы, Рафаэльнең укыткан укытучылары Җәүһәрия Мияссәр кызы, Әмирә Рэәис кызы, әнисе һәм кызы катнашты. Авылыбызның батыр солдаты Рафаэль Ринат улы 2014 елда контракт белән Севастополь шәһәрендә дингез хәрби штурм батальонында хезмәт итә, илнең тарихи зур вакыйгасы булган, Кырымның Россия белән кушылу процессында катнаша. Күрсәткән батырлыгы өчен "За возвращение Крыма" медале белән бүләкләнә. 2022 елның 29 сентябрендә Махсус хәрби операциягә чакырыла. Коточкыч сугышта сыналып кайткан батыр егетебез Рафаэль- безнең үз героебыз. Укучысы белән горурланып утырган Җәүһәрия Гыйздәтуллина да - Рафаэль кечкенәдән бик актив, тырыш булды. Нәрсәгә генә тотынса да, "Мин булдыра алмыйм" димәде, тырышлык салып, ахырына җиткерә белде, - диде. Рафаэль Ринат улы тыйнак кына итеп сорауларга җавап бирде, яу кырында хәрби дуслары белән булган хәлләрне, аларның батырлыклары турында сөйләде. Укучылар чын геройның янәшәдә яшәвен күрделәр. Безгә сезнең-тылдагыларның ярдәмен тою көч бирә. Сездән килгән хатларны укыгач, авыл, гаилә искә төшә, кһңел тула. Әлеге хатлардан туган як җылысы бөркелеп тора, - диде яүгир. Чарада катнашучылар Рафаэльгә һәм батыр йөрәкле ул тәрбияләп үстергән әтисе Ринатка, әнисе Рәсимәгә рәхмәтләрен җиткерде.