"Первая женщина - космонавт"

Бүген космонавтика көне. Шул уңайдан китапханәдә 60 ел элек бөтендөньяда беренче булып космоска очкан хатын-кыз космонавт, Советлар Союзы Герое Валентина Терешковага багышланган "Первая женщина - космонавт" дип исемләнгән мәгьлүмати - танып-белү сәгате узды. Шул исемдә өстәл күргәзмәсе ясалды. Гади авыл кызының нинди юллар белән зур биеклекләргә күтәрелү тарихын укучылар кызыксыну белән тыңладылар. Укучыларга "голубая планета" исеме астында рәсем ясарга да тәкьдим ителгән иде. Бик матур итеп ясалган рәсемнәр белән таныштык.