Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#халыкаратугантелкөне

Туган тел көненә багышлап уздырылган әдәби кичәне, без, "Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем", - дип исемләдек. Кичәдә татар халкының "Кулъяулык", "Тел күрке-мәкаль", "Әкиятне таңы" уеннары уйналды.  Төркемнәргә бүленеп "Тукай оныклары", "Тел белгечләре" биремнәр чиштеләр. Катнашучылар тарафыннан башкарылган танылган шагыйрьләребезнең шигырьләре, мөнәҗәтләр тыңланды. Каләм тибрәтүче авылдашларыбыз үзләре иҗат иткән шигырьләрен бүләк иттеләр. "Ихлас" ансамбле башкаруында баянга кушылып татар халык җырлары башкарылды. Без бәхетле, чөнки үз телебездә аралашабыз, сөйләшәбез, белем алабыз, иҗат итәбез. Ана сөте белән җаныбызга иңгән туган телебез белән горурланып, яратып, саклап, буыннан - буынга күчерә алсак иде.