#билетвкино

Кышкы каникул көнендә, Чалпы авыл китапханәсендә, Балалар киносы көненә багышланган мавыктыргыч сәгать узды. Укучылар кино турында кызыклы фактлар белән таныштылар, әкият киносыннан табышмакларга, "кино доньясына сәяхәт" дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр һәм соңыннан татлы призлар алдылар.