"Сабый җанлы Илдар абый"
Чалпы авыл китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе, Илдар Юзеевка 90 ел тулу уңаеннан "Сабый җанлы Илдар абый" дип исемләнгән танып - белү сәгате узды. Балалар Илдар Юзеевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен кычкырып укыдылар.