Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

"Хәтер көненә"

Чалпы авыл китапханәсендә  "Хәтер көненә" багышланган тарихи сәгать узды. Бу көнне, 1552 елның 15 октябрендә, урыслар тарафыннан Казан ханлыгы тар-мар ителә, дошманнар Казанны басып ала. Нәкь шушы көннәрдә Казан Дәүләте Мәскәү кулына төшә, сугышта исән калучыларны кырып бетерәләр, шәһәр талана, яндырыла, җимерелә, Дәүләт символлары Мәскәүгә озатыла. Бу татар тарихында коточкыч фаҗиганең башы була.