#ГаиләТарихындаГасырларКайтавазы

Гаилә ул-җылы учак. Авылыбызда гаиләнең җылы учагын сүндермичә, һәркемгә үрнәк булып яшәүче гаиләләрнен берсе Гарифуллин Әсгать һәм Розалиялар. Алар пар канатлы булып 44 ел бергә тату, матур гомер кичерәләр. Топ йортка килен булып төшкән Розалияны каенанасы белән каенатасы үз кызлары кебек күреп якын итәләр. 18 ел буе бер-берсенә хөрмәтле, игътибарлы булып яшиләр.Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Биш оныкларына сөенеп, булганына шөкер итеп, бер-берсенең җан җылысын тоеп яшиләр.