Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#Тукай135

Чалпы авыл китапханәсендә Туган Телләр һәм Халыклар Бердәмлеге Елы кысаларында татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган « Оныкларың, Тукай, бүген сине укый» дип исемләнгән шигырь иртәсе узды.Укучылар бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Күңелле шигырь иртәсе "Туган тел" җыры белән тәмамланды. «Күңелләрдә Тукай сүзе, Тукай моңнары » дип аталган күргәзмәдәге китапларны өйгә укырга алдылар.