Китапханәдә 2021 ел -Туган тел һәм бердәмлек елы кысаларында"Дөньяда иң-иң матур тел -ул минем туган телем" дип аталган әдәби кичә узды. Туган телгә булган мөнәсәбәтебезне җыр -шигырьләр, мавыктыргыч уеннар аша белдердек. Татар телендә, татар әдәбиятына өлеш керткән авылдашларыбыз "Чалпы авыл тарихын" язган Зөфәр ага Мортазин, роман, повестьлар, шигырьләр иҗат иткән Сәлах ага Шәрипов, М.Хәсәнов исемендәге премия иясе, Азнакай шәһәренең почетлы гражданы, шагыйрь Илдус ага Гыйләҗев, дүрт шигырь китабы авторы шагыйрә Альбина Мортазиналарның, гомере буе балаларга үз ана телендә белем биргән, татар теленә мәхәббәт тәрбияләгән мөгаллимә Рәмзия Хәйруллиналарның иҗаты белән таныштык. Үсеп килүче яшь талантларыбыз күп кенә иҗади конкурсларда катнашып алдынгы урыннарны яулаган Илүзә Димухаметова, Диләрә Зәкиевалар үзләренең шигырьләрен укыдылар. Әкият герое булып килгән "убырлы" Миләүшә Хәкимованың чыгышы да күңелләрне күтәрде. Кичәдә катнашучылар ике төркемгә ("Тел белгечләре", "Тукай оныклары") бүленеп сорауларга җавап бирделәр, кызыклы биремнәр чиштеләр. "Туган телем-татар теле" исемендә китап күргәзмәсе күрсәтелде.Туган телебезгә багышланган кичә татар гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды."Дөньяда иң-иң матур тел -ул минем туган телем"
Китапханәдә 2021 ел -Туган тел һәм бердәмлек елы кысаларында"Дөньяда иң-иң матур тел -ул минем туган телем" дип аталган әдәби кичә узды. Туган телгә булган мөнәсәбәтебезне җыр -шигырьләр, мавыктыргыч уеннар аша белдердек. Татар телендә, татар әдәбиятына өлеш керткән авылдашларыбыз "Чалпы авыл тарихын" язган Зөфәр ага Мортазин, роман, повестьлар, шигырьләр иҗат иткән Сәлах ага Шәрипов, М.Хәсәнов исемендәге премия иясе, Азнакай шәһәренең почетлы гражданы, шагыйрь Илдус ага Гыйләҗев, дүрт шигырь китабы авторы шагыйрә Альбина Мортазиналарның, гомере буе балаларга үз ана телендә белем биргән, татар теленә мәхәббәт тәрбияләгән мөгаллимә Рәмзия Хәйруллиналарның иҗаты белән таныштык. Үсеп килүче яшь талантларыбыз күп кенә иҗади конкурсларда катнашып алдынгы урыннарны яулаган Илүзә Димухаметова, Диләрә Зәкиевалар үзләренең шигырьләрен укыдылар. Әкият герое булып килгән "убырлы" Миләүшә Хәкимованың чыгышы да күңелләрне күтәрде. Кичәдә катнашучылар ике төркемгә ("Тел белгечләре", "Тукай оныклары") бүленеп сорауларга җавап бирделәр, кызыклы биремнәр чиштеләр. "Туган телем-татар теле" исемендә китап күргәзмәсе күрсәтелде.Туган телебезгә багышланган кичә татар гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.