Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

"Муса Җәлил".

Китапханәдә Советлар Союзы Герое, татарның патриот- шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган патриотик дәрес узды. Шагыйрьнең әсирлектә үткән көннәре, яшерен оешмадагы эшчәнлеге, “Моабит” төрмәсендә язган үлемсез шигырьләре һәм аның көрәштәшләренең тиңдәшсез батырлыгы турында укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук әлеге чарада Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе күрсәтелде.