Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#БиблиотекиАзнакаево

 Вәлиева Гаян Әхмәтвәли кызы 1915 елның 30 гыйнварында Тымытык районы Чалпы авылында,крестьян гаиләсендә туган.Тымытык авылы мәктәбендә 7 сыйныф белем ала. Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлап,китапханәче һөнәрен үзләштереп кайтканнан соң,Гаян Валиева1938 елны йорттан-йортка китап җыйный һәм беренче "изба-читальня"ны ачып җибәрә. 1941-46 елларда авыл советы секретаре да,Камышлы авылында "Октябрь" колхозы рәисе дә булып эшли. 1946 елдан Чалпы авыл китапханәсендә китапханәче булып эшли. 27ел буе китапханәче булып эшләү дәверендә Гаян Валиева үз эшнең бөтен нечкәлекләренә төшенеп,зур тәҗрибә туплаган хезмәткәр.1966 елда Вәлиева Гаян Әхмәтвәли кызына совет мәдәниятен үстерүдәге һәм хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдәге зур хезмәтләре өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелә.