"Мәгърур да син, Мәһабәт тә, и, мөкатдәс туган тел!"




Бүген, 21 февраль көнне, китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышлап
"Мәгърур да син, Мәһабәт тә,
И, мөкатдәс туган тел!" диеп исемләнгән шигърият сәгате узды. Әдәби чарада истәлекле датаның килеп чыгу тарихы, дөньядагы телләр саны, аларны саклау турында сөйләнелде. Быел тууына 140 ел булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукай, 120 ел тулган герой шагыйребез Муса Җәлилнең шигырьләре укылды.