"Сталинградның мәңгелек уты"


Быел 2 февральдә илебез Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында җиңүенең 83 еллыгын билгеләп үтте.1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышы тарихында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышы тарихында тамырдан борылыш булган әлеге сугыш совет халкының каһарманлык үрнәге булып тора. Китапханәдә Сталинград сугышына багышлап оештырылган "Сталинградның мәңгелек уты" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чарада каташучылар бу хәлиткеч бәрелешнең тарихы белән таныштырылды, Сталинград сугышында катнашкан авылдашларыбыз зур ихтирам белән искә алынды.