Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Ленинградның Җиңү көне"

Бүген китапханәдә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 82 еллыгына багышланган "Ленинградның Җиңү көне" дип исемләнгән тарихи сәгать узды.
Ленинград өчен сугыш Икенче бөтендөнья сугышының иң мөһим бәрелешләреннән берсе һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы иң озын хәрби гамәл булган. Ул шәһәрне яклаучыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге символына әйләнгән. Куркыныч ачлык та, салкын да, даими рәвештә артиллерия утлары һәм бомбага тоту да шәһәрне дошманнардан яклаучыларның һәм блокададагы шәһәр халкының рухын сындыра алмаган. Чарада катнашучылар Ленинградта барган дәһшәтле көннәр турында мәгълүмат белән таныштылар. Шушы утлы көннәрнең шаһиты булган авылдашларны - Шәмсиев Габдулла Шәмсимөхәммәт улын, Заһидуллина Бәдәр апаны искә алдылар. Габдулла абыйның туганы булган Гатиятуллина Ризидә апа, Шафикова Әдибә апалар аның турында үзләре белгән хәтирәләре белән уртаклаштылар.