Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

#Илдус_Гыйләҗев_80

Бүген, 15 гыйнвар көнне, күренекле җәмәгать эшлексе, күп еллар күмәк хуҗалыклар җитәкчесе һәм татар дөньясында танылган якташ шагыйребез Илдус Гыйләҗевның тууына 80 ел тула. Ул гомере буе туган ягыннан аерылмыча игенен дә игеп, шигырен дә язып, "Җир улы" дигән шагыйрь булып танылып, Ватанына хезмәт итте. Китапханәдә шагыйрьнең туган көне уңаеннан "Яшәү - сөю!" дип исемләнгән шигърият сәгате узады. Чарада катнашучылар Илдус Гыйләҗевның гаҗәеп иҗаты һәм тормыш юлы, «Кил миңа!» диеп исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Шагыйрнең шигырьләре укылды.