Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Сандугачлар белән иш булырлык – Татарымның моңлы баласы мин"

Бүген, 25 декабрь көнне, китапханәдә "Хәят" берләшмәсе белән берлектә якташыбыз, күренекле шагыйрь, язучы, журналист, ике дистәләп китап авторы Нур Гариф улы Әхмәдиев иҗатына багышланган "Сандугачлар белән иш булырлык – Татарымның моңлы баласы мин" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Әдәби чарада авторның шигырьләрен, чәчмә әсәрләреннән өзекләр уку, иҗаты буенча фикер алышу оештырылды.