Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Дуслык белән күңелләрне җылытабыз"

1993 елдан бирле 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләп үтелә. Әлеге көн белән бәйле рәвештә декабрь башы инвалидлар декадасы итеп үткәрелә башлады. Шушы уңайдан китапханәдә "Дуслык белән күңелләрне җылытабыз" дип исемләнгән әдәби кунакханә узды. Әдәби чара барышында китапханәбез кунакларын мөмкинлекләре чикләгән авторларның әсәрләреннән төзелгән күргәзмәдәге китаплар белән таныштырылды, бергәләп шигырьләре укылды, әдәби викторина сорауларына җавап бирелде, кызыклы биремнәр үтәлде.