#Әниләр_көне_2025




Менә 27 ел инде ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне итеп билгеләп үтелә. Быел бу бәйрәм 30 ноябрьгә туры килә. Кадерле, газиз әниләр! Сезне якыплашып килүче бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телим. Балаларыгызга һәрвакыт терәк булып, гомер буе аларның йөрәк җылысын тоеп, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын. Шушы истәлекле көн якынлашканда китапханәдә "Могҗизалар кыры" уены уздырылды. Уенчылар үзләренең белемәрен балаларны тәрбияләү, белем бирү өлкәләрендә сынап карадылар. Әниләргә багышлап ясалган "Көннәр якты, яшәү рәхәт әниләр булса гына" диеп исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.