Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

#Авыл_яши

 

Үчәлле авыл китапханәсе «Авыл яши» проекты буенча оештырылган китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Күргәзмә авыл хуҗалыгының төрле өлкәләренә кагылышлы булган китаплардан тора. Китап күргәзмәсенә күзәтү белән берлектә китапханәче бу проектның үзе белән дә таныштырып китте. Шулай ук чарарга чакырылган авыл җирлегенең секретаре Филиза Кадыйрова да "Авыл яши" проектының эш тәртибе һәм аның авыл өчен булган әһәмияте турында сөйләде. Якты-Күл авылында яшәүче үз хуҗалаганда яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, урман байлыгын җыеп алардан да кышка төрле нигъмәтләр ясап сатучы уңган хуҗабикә Закирова Ирина апа үзенең эш тәҗрибәсе, серләре белән уртаклашты