Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Уйлары да, хисләре дә халык белән"

15 сентябрьда татар әдәбияты тарихында узенең классик әсәрләре белән тирән эз калдырган һәм күренекле урын алган язучы Таҗи Гыйззәтнең тууына 130 ел тула. Шушы күренекле дата уңаеннан китапханәдә "Уйлары да, хисләре дә халык белән" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Таҗи Гыйззәт, утыз ел сузылган иҗатында, 37 драма әсәре яза, шуларның 33 Татарстан һәм башка өлкәләрнең театрларында бара. 1923 елдан башлап хәзергә кадәр аның драма, комедияләре башкарылмаган бер генә театраль сезон юк. Әдәби чара барышында драматургның тормышы һәм иҗаты белән таныштырылды. Пьесаларыннан өзекләр укылды.