Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

«Гаилә – тормыш нигезе»

 Бүген китапханәдә гаилә кыйммәтләренә багышланган «Гаилә – тормыш нигезе» дип исемләгән уен программасы узды . Күпчелек өчен гаилә кыйммәләре якынча бер төрле: мәхәббәт, тугрылык, ышаныч, ата-бабалар белән элемтә, йорт... Мондый гомумкешелек кыйммәтләр тормышыбызда бик әһәмиятле. Бары тик гаилә генә һәр кешегә ярдәм, тотрыклылык һәм шатлык бирә ала. Әлбәттә, ата-бабаларыбыз чорыннан бирле илебездә тормыш танымаслык үзгәрде, әмма әһәмияте кимеми торган мәңгелек булган кыйммәтләр бар, алар арасында мәхәббәт һәм гаилә төп урынны алып тора. Уен барышында балалар гаилә турында риваять белән таныштылар, гаилә көненең килеп чыгу тарихына багышланган видеофильм карадылар, табышмакларга җавап эзләделәр, гаилә турындагы мәкальләрнең дәвамнарын таптылар, үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр. Шулай ук төсле меллар белән гаиләгә багышлап рәсемнәр ясадылар.