Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Сүнмәсеннәр бездә ялкыннар!"

Быел май аенда якташ шагыйрәбез Галия Заһир кызы Сәетшинаның тууына 85 ел булды. Шул уңайдан бүген китапханәдә якташ шагыйрәбез Галия Сәетшинага багышланган "Сүнмәсеннәр бездә ялкыннар!" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Әдәби чарада катнашучылар шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырылды. Шагыйрәнең китапларыннан төзелгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Шигырьләре укылды, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңланды.