Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

#Якташ_язучылар_иҗаты

 Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар, күкләргә чөеп мактамаганнар. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Китапханәдә якташ язучылар иҗатына багышланган "Һава кебек кирәк миңа авылым тавышлары" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Әдәби чарада инде саллы гына әсәрләр иҗат итеп танылган язучыларыбыз белән берлектә иҗат эшенә чагыштырмача соңрак килгән авылдашларыбызның иҗаты белән дә танышып үттек. Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать кызы, Гарипова Тәкъсимә Миннеяр кызы, Москова Римма Вагыйз кызы, Хаҗиева Зөбәйрә Мирсәет кызы үзләренең иҗади яңалыклары белән таныштырдылар. Төрле елларда иҗат иткән(ә кайберләре "Маяк", "Татарстан яшьләре" кебек газета һәм "Казан утлары" журналында басылып чыккан) шигырьләрен һәм чәчмә әсәрләрен укыдылар, язылу тарихы турында сөйләделәр. Очрашу гади һәм дустанә мөнәсәбәттә узды. Кунакларыбызга тагы да иҗади уңышлар теләп калабыз .