Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Җиңү килде җирне нурга күмеп..."

Җиңү килде, җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып...
Әйе, килде ул көн! Бөек Җиңү көне! Моннан нәкъ 80 ел элек! Миллионлаган кешенең гомере бәрабәренә яуланган Җиңү язы!..
Китапханәдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап уздырылган "Җиңү килде җирне нурга күмеп..." дип исемләнгән тарих сәгатендә сугыш барышындагы хәлиткеч вакыйгалар, хәрби җитәкчеләр, җиңүне якынайтуга ярдәм иткән хәрби техника турында викторина сорауларына җаваплар эзләнелде, язучыларыбызның шушы авыр елларга багышланган китаплары белән таныштырылды.