"Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!"






Бүген китапхәнәдә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан "Милләтемнең кояшы син,и моңлы, нурлы Тукай!"дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Әдәби чарада катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Бергәләп Г.Тукайның шигырьләрен укыдык. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты — татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Мәкаль, әйтем, канатлы сүзләргә әйләнеп киткән шигъри юллары, гимн вазифасын башкаручы «Туган тел»е, Җир шарының бөтен халыкларын сокландырган «Шүрәле»се үзе генә дә ни тора?!