Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Театрда иҗат иткән еллар"

 Якташыбыз Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировка 85 яшь тулды. Ша­ки­ров Әзһәр Шәфикъ улы 1940 ел­ның 22 фев­ра­лен­дә Татарстанның Аз­на­кай ра­йо­ны Таш­лыяр авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­ла­гач, Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Та­ныл­ган, киң диапазонлы, көч­ле дра­ма­тик ар­тист. Ул уй­на­ган төр­ле ха­рак­тер­да­гы төп ге­рой­лар ба­ры­сы да ди­яр­лек фи­кер ия­ләре. Эч­ке дәр­тен ти­еш­ле бәй­дә тот­кан хәл­дә, ар­тист алар­ның ки­че­реш­лә­рен бө­тен ти­рән­ле­ге бе­лән төгәл итеп та­ма­ша­чы­га җит­ке­рә. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты. Артистка Нәҗибә Ихсанованың авылдашы, классташы. Театрда эшләү дәверендә 150 дән артык роль уйный. Ә. Шакировның юбилее уңаеннан китапханәда "Театрда иҗат иткән еллар" дип исемләнгән әңгәмә узды. Артистның тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштык. Ул язган автобиографик язмалардан өзекләр укыдык.